Читтән карасам аклы, Татып карасам татлы.
Ответ: Кабыклап пешерелгән бәрәңге
Үзе түгәрәк, Урыны түрдәрәк, Эче тулы күзәнәк, Әчкелтем дә төчкелтем, Бар нәрсәдән дә кадерлерәк.
Ответ: Икмәк
Өсте такта, асты такта, Уртасында майлы турта. Якмыш
Ответ: Кыстыбый
Ахактан, бохактан, Тар авыздан, киң төптән, Эче өрелгән, Якасы бәрелгән, Сырлы кәпәчен кигән, Табын түренә үрелгән.
Ответ: Бәлеш
Минем ялгызымны ашамыйлар, Әмма миннән башка татарга аш булмый.
Ответ: Токмач
Сары куйлар суга батты, Шешенде дә өскә калыкты.
Ответ: Бавырсак
Кызыл камыт эчендә Кыз ризыгы ятадыр.
Ответ: Казылык
Эче кызыл шикәрле, Тышы яшел бәрхетле.
Ответ: Карбыз
Мине тотып ашамыйлар, Миннән башка туй да ясамыйлар.
Ответ: Тоз
Ашка салсаң тәм кертә, Борынга салсаң төчкертә.
Ответ: Борыч
Кар түгел ак, Боз түгел каты, Тоз түгел эри.
Ответ: Шикәр
Ул булса, көн була. Ул булмаса, төн була.
Ответ: Кояш
Оно если есть, день будет. Тышка куйдым − таш булды, Өйгә керттем − су булды. Ответ: Боз
Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага. Ответ: Җил